ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Казан эзләү-коткару отряды – “Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды” филиалының һәм ТР ГТХМ 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары десант хәзерләнүне үткәрделәр. Коткаручылар бау ярдәме белән 40 метр биеклектән 5 тән 5 метрга чикләнгән мәйданга төшергә тиеш иде.

“Халыкның социаль яклау йортларында өстәмә беренче чиратлы янгыннарны кисәтү чаралары турында” 05.10.2015 № 539 Россия ГТХМ боерыгын үтәү нигезендә, шулай да Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан тәүлек буе кешеләр булган социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм белем бирү йортларында янгыннарны кисәтү максаты белән Казан шәһәре Яңа Савин районы буенча кисәтү эшләре бүлеге “Социаль яклау” профилактик операцияне оештырып үткәргән.

Очуларны туктатканнан соң  Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 3 789 кеше, шул исәптән 933 бала, белән барлыгы 18 рейст килгән (16 рейс “Казан” халыкара аэропортына, 2 рейс “Бигеш” аэропортында). Узган тәүлек эчендә Татарстан Республикасы торучылары Гарәп Мисыр Республикасыннан кайтмаган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше коткарылган.   


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы отряд вәкилләре бүген “ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы бүлекчә командиры” республика конкурсының ахыргы этабында ярыштылар.

2015 елның 17 нче ноябрендә сәгать 11:04 тә ГЛОНАСС-112 системасы аша Казан шәһәре, Островский ур., 57 адресы буенча дүрт катлы офислар бинасында яну турында хәбәр килгән.

Бүген “Казан” халыкара аэропортының икенче терминалы янында “Мәскәү-Казан” рейсының Боинг-737 самолеты һәлакәтенең еллыгына багышланган матәм чаралар үтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар күргән, 4 кеше коткарылган.   


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 16 ноябренә 18:00 гә Татарстанга Гарәп Мисыр Республикасыннан кайткан гражданнарның 949 багаж берәмлеге килгән. Багаж тиңләштерелгән һәм хәзергә бөтен хуҗалар аның килүе турында белдерелгән. Гомуми саннан хуҗаларга 543 берәмлек багаж бирелгән, 181 берәмлек “Россия Почтасы” аша җибәрелгән, бирүгә 225 багаж берәмлеге әзер. Очуларны туктатканнан соң Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 3 789 кеше, шул исәптән 933 бала, белән 18 рейс килгән.

Түбән Новгородта Россия ГТХМ ның Идел буе региональ үзәгендә кешеләрнең куркынычсызлыгы һәм аларны коткару тематикасы буенча “Кыюлык йолдызлыгы-2015” Бөтенроссия фестиваленең регионара этабын нәтиҗәләү һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International