12 ноябрьдә сәгать 10:00 гә Гарәп Мисыр Республикасынан кайткан гражданнарның багажы Казан аэропортына 241 берәмлек күләмендә килеп җиткән. Бүгенгә шуның 42 багаж берәмлеге хуҗаларына тапшырылган, 199 берәмлеге аэропортның саклау камераларында калып тора.
Очуларны туктатканнан соң Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 2 465 кеше, шул исәптән 572 бала, белән барлыгы 11 рейс килгән. (10 рейс “Казан” Халыкара аэропортына килгән, 1 рейс “Бигеш” аэропортына килгән).
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2. 2 кеше зыян күргән.
Мәскәү вакыты буенча 15 сәгать 59 минутта Казан аэропортына Мисырдан тагын бер авирейс исән-сау төшеп җитте. Ул 233 кеше, шул исәптән 50 баланы, алып кайткан. Бүгенгә сәгать 18:00 гә гомумән 460 кеше, шул исәптән 108 бала, белән барлыгы 2 рейс килеп җиткән. Авиаэлемтәне туктатканнан соң Гарәп Мисыр Республикасыннан арта баручы нәтиҗә белән гомумән 1 790 кеше, шул исәптән 437 бала, белән барлыгы 8 рейс килгән (Казан – 7, Яр Чаллы – 1).
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 22, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 1, төзелеш вагончыгы – 1. 1 кеше һәлак булган.
2015 елның 10 нчы ноябрендә Хургадәдән Казанга “Северный ветер” авиакомпаниясенең NWS-1950 рейсы килеп җитте. Пассажирларның саны – 227 кеше, шул исәптән – 58 бала. Сәгать 11:50 гә шул самолетның NWS-1949 рейсы Казаннан Хургадәгә пассажирларсыз очып китүгә планлаштырыла.
Россия ГТХМ ның самолетлары Гарәп Мисыр Республикасыннын исән-сау килеп җиткән Россия туристларының багажын китерергә дәвам итә. Багаж Внуково аэропортында урнаштырыла, аннан соң эчке авиаюлларның регуляр рейслары буенча бүленә. Шулай 8 нче ноябрьдә UT-343 рейсы һәм 9 нчы ноябрьдә UT-325 рейсы Казанга ял итүчеләрнең беренче чемоданнарын китерделәр. Багаж хужаларын килеп җитү турында белдерәчәкләр.
Гарәп Мисыр Республикасы белән вакытлы авиацион элемтә тукталышыннын Татарстан Республикасына 6 рейс килеп җиткән (Казан – 5, Яр Чаллы – 1). Пассажирларның гомуми саны 1 330 кеше, шул исәптән 329 бала.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 6, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, милекнең төрле формалары – 3, каралтылар – 1. 3 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
8 нче ноябрьдә Мәскәү вакыты буенча сәгать 18:00 гә Гарәп Мисыр Республикасыннан Казанга гомумән 662 пассажир белән 3 рейс килде. Шул исәптән 188 бала. Шушы ук көндә әлегә Казаннан 4 рейс китеп барды. Ноябрьнең 8 һәм 9 на Казанга 1 рейсның килеп җитүе һәм Хургадәгә 1 рейсның китүе планлаштырылган.