Мәскәү вакыты буенча 15 сәгать 41 минутта Шарм-Эл-Шейхтан 289 кешене, шул исәптән 73 баланы, ташыган “КатэкАвиа” авиакомпаниясенең KTK-9726 рейсы Казан аэропортында төште. Очуларны туктатканнан соң Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 3 382 кеше, шул исәптән 857 бала, белән барлыгы 15 рейст килгән. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Гарәп Мисыр Республикасында әлегә 569 кеше калып тора.