Бүген Казан эзләү-коткару отряды – Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды филиалына Казанның начар ишеткән балалар өчен Е.Г. Ласточкина ис. мәктәп-интернат балалары килде. Башта малайларны һәм кызларны дүрт аяклы коткаручылар белән таныштырдылар – Лиса, босерон француз овчаркасы һәм Урга, малинуа Бельгия овчаркасы.
Аннары балалар коткаручыларга техноген өемнәрдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә, янгыннарда һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә эшләргә булыша торган махсус техника белән таныштылар. Аларның алдында арматураны кистеләр һәм торбаларны ямьшәйттеләр. Шуннан соң коткаручылар кинология хезмәте бинасы буенча экскурсияне үткәрделәр. Өлгереш журналын күргәч, балалар анда өчлеләр һәм икеләр булмаганны күреп, нишләп шулай икәнне сорадылар. Казан эзләү-коткару отряды башлыгы урынбасары җавап бирде: “Коткаручы эшен начар белсә, аның урыны эзләү-коткару хезмәте сафларында түгел.” Балаларны коткаручыларга өемнәрдә кешеләрне табырга булыша торган тепловизор тәэсир итте. Очрашуның ахырында балаларны квадроциклларда йөрттеләр.