Гарәп Мисыр Республикасы территориясендә әле 708 Татарстан туристы калып тора

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бүген Мисырдан Татарстан Республикасы туристлары белән тагын бер самолет килгән. 14 сәгать 14 минутта Яр Чаллы шәһәре “Бигеш” аэропортында 177 пассажир белән Шарм-Эл-Шейх шәһәреннән килгән самолет төште. Очуларны туктатканнан соң  Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 3 064 кеше, шул исәптән 730 бала, белән барлыгы 14 рейст килгән (12 рейс “Казан” халыкара аэропортына, 2 рейс “Бигеш” аэропортында). Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Гарәп Мисыр Республикасында әлегә 708 кеше калып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International