Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 13 ноябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  68 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.

13.11.2015 ел 02.12  Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, 9/53 йорт.

Биш катлы панель торак йортның подвалында ут чыга. 10 кв.м. мәйданында әйберләр яна. Янгын сүндерүчеләр 48 кешене баскыч буенча эвакуацияли, шуларның икесе бала. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

13.11.2015 ел 04.24 Казан шәһәре, Маршала Чуйкова урамы, 23а йорты.

Бер катлы сәүдә павильонда ут чыга. Мәйданы 32 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут төртү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International