Яр чаллы шәһәренең торак йорт тирәсендә зенит җайланма снарядын таптылар

2010 елның 28 мае, җомга
 

Әлеге табыш турындагы хәбәр 12 сәг. 12 мин. 3/01 йорт торучысыннан килде.  Ир кеше бишенче подъезд янындагы чуп-чар ташлый торган контейнерда зенит җайланма снарядын табу турында сөйләде.

Билгеләнгән адрес буенча тиз арада барлык хезмәтләр чыктылар МЧС, УВД, ГИБДД һәм ашыгыч медецина ярдәме. Алар шартлаткыч әйбер табылган районны камап алдылар. Вакыйга булган урында ТР буенча  федераль янгынга каршы  15 отрядыннан 3 кеше һәм 2 техника; ЗПСО №6 дежур сменасыннан 4 кеше һәм 1 техника эшләде, шулай ук  янгын автоцестернасы АЦ ПЧ-54, Автозаводской ОВД оператив – тикшерү төркеменән 5 кеше һәм 2 техника, ГИБДДның 2 экипаже, УФПС вәкилләре үз эшләрен алып бардылар.

12 сәг .52 мин. саперлар снарядны алып Яр Чаллы шәһәренең УВД экспертизасына тапшырдылар. Белгечләр мәгълуматлары буенча әлеге снаряд 1985 елгы. Җәрәхәтләнүчеләр һәм үлүчеләр юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International