Бүген Арча районының Югары Ура авылында 13 яшьлек кыз батып үлгән. Маргарита Марий-Эл республика Моркинск районының Шурунья авылында туган. Аның үле гәүдәсен коткаручылар алып чыктылар. Фаҗаги турындагы хәбәр Арчаның Түбән Кинер янгын сүндерү сагына 13 сәг. 45 мин. килә. 13сәг. 50мин. гадәттән тыш хәл булган урынга янгын сагының башлыгы җитәкчелегендә опреатив төркем чыкты. Кыз батып үлгән урынга килгәч алар укучыларның Арчага Марий – Эл республикасыннан сәяхәткә килүен ачыкладылар. Ашап – эчү табының өчен укучылар укытучылары белән буа янында туктадылар, анда алар ял итеп, балык тотканнар. Шулчак Маргарита кинәт кенә таелып су астына төшеп киткән. Күпме генә тырышсалар да, сыйныфташлары кызга ярдәм итә алмаганнар. 13сәг. 52 мин. фаҗига булган урынга Шәмәрдән авылыннан эзләү – коткару зональ отряды чыкты. Тиз арада килеп җиткән коткаручылар эзләү – коткару эшенә тотындылар. 15 минуттан соң водолозлар су төбеннән кызны табып, ярга алып чыктылар. 16 сәг. эзләү – коткару операциясе тәмамланды. Фаҗига булган урында алты МЧС хезмәткәре, ике техника, һәм шулай ук Арча районының ОВД хезмәткәрләре эшләде .