Җәрәхәтләнгән татарстанлылар туган җиргә кайттылар

2010 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

 

Бүген Мәскәүгә Төркиядән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ил – 76 самолетында  россия туристлары кайтты. Кайтучылар  арасында   Татарстан Республикасынан 5 кеше дә бар. Мәрхүмнәр әлегә Төркия башкаласында калдылар. Барлык җәрәхәтләнгән туристлар  Мәскәү шәһәренең төрле дәвалану учрежденияләргә урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез, ике көн әлек Төркиядә Россия  туристларын экскурсиягә алып баручы автобус 15 метр тирәнлектәге чокырга барып төште. Фаҗига булган урында ук 17 кешенең гомере өзелде, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.  Җәрәхәтләнүчеләр һәм  һәлак булучылар арасында Татарстан туристлары да булган . Барлыгы җиде кеше . Ике кеше үлде, биш кеше җәрәхәтләнде.

Мәскәү шәһәре хастаханәләрендә ТР  вәкилләренең урнашкан списогы:

1. Газизова Зөлфия Абдулмазитова, Казан, 44яшь;

Склифосовский исемендәге НИИ хастаханәсендә ята (Мәскәү шәһәре).

2. Газизова Нелия, Казан, 12 яшь;

Сперанский исемендәге №9  Балалар клиник  хастаханәсендә ята ( Москва шәһәре).

3. Новикова Татьяна Владимировна, Казан, 50 яшь;

 И.А. Бурназян исемендәге ФМБЦ хастаханәсендә ята

4. Расулева Диана Радиковна, Әлмәт, 4 яшь;

Сперанский исемендәге №9  Балалар клиник  хастаханәсендә ята ( Москва шәһәре).

5. Расулева Елена Александровна, Әлмәт, 31 яшь;

Приоров исемендәге НИИ (ЦИТО) –травматология институтының хастаханәсендә ята (Мәскәү шәһәре)

Үлүчеләр списогы:

1. Газизов Марат, Казан 45 яшь;

Төркиянең университет медецина факультетының хастаханә моргында калды.

 Акдениз – Анталья  т. 8-10-90-242-249-60-00.

2. Шамшурина Светлана, Казан, 44 яшь;

Төркиянең университет медецина факультетының хастаханә моргында калды.

Акдениз – Анталья  т. 8-10-90-242-249-60-00.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International