Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, 6 очракның сәбәпләре ачыклана.
Елына ике тапкыр, язын һәм көзен, «Татнефть» ААҖ планы нигезендә «Азнакайнефть» идарәсенең производство һәм техника куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Таһир Шәймәрданов тарафыннан күпләп кеше эшләгән урыннарда янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр оештырыла. Шушы көннәрдә генә чираттагысы узды.
15 яшьлек Роман Мотыгуллин 3 яшьлек баланы судан коткарып аның гомерен саклап калды.
Азнакай муниципаль район советы бинасында уза торган җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә 7нче мәктәпнең 10 Б класс укучысы 15 яшьлек Роман Мотыгуллинга район җитәкчесе Марсель Шәйдуллин мактау кәгазе һәм исемле кул сәгате тапшырды, аның әти – әнисенә игелекле һәм кыю бала үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте. 30 июнь көнне Ишкәев исемендәге балалар паркында булган хәл турында Романның үзеннән белдек.
Яр Чаллы шәһәрендә “Энергетик” мәдәният йортында КВН уены буенча республика финалы узды. Әлеге уен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең карамагындагы учреждениеләре һәм территориаль бүлекчәләре арасында барды. Иң сәләтле команда Идел буе федераль округында катнашачак. Яр Чаллыга Татарстанның 9 шәһәреннән “кэвэнщиклар” килделәр.
Лаеш муниципаль районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә янгын чыгу һәм башка гадәттән тыш хәлләр очракларында эш итү һәм үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәнү бара.
Зур мәктәпләрдә балалар һәм хезмәткәрләрне өйрәнү эвакуацияләүне янгыннан саклау һәм Лаеш МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрәләр. Мондый өйрәнү Лаешның 1 нче гимназиясендә үтте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 4 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын,3 очракның сәбәпләре ачыклана.
Мәктәбебездә район янгын сүндерү часте вәкилләре белән очрашу булды. Әлеге очрашу укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре өчен дә бик файдалы булды. Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен яңадан укучыларыбызның исләренә төшерделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән 1 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана. 1 кеше коткарылды.
Җәй һәм көз ахырында бик күп чакырулар югалган гөмбә җыючылар турында була. Аларны эзләүдә коткаручылар бар көчләрен куя. Узган тәүлек эчендә генә югалган алты гөмбә җыючыны таптылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә барган. 11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында 1 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.