Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, 6 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр барган. 6 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 3 тапкыр, гөмбә җыючыларны эзләү буенча 1 тапкыр, суда югалганнарны эзләү буенча 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Янгын
20.09.2012г.02.52 Казан шәһәре, Константиновка бистәсе, Интернациональная урамы, 1 нче йорт
Ут беркатлы бүрәнәле йортта чыкты. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1974 елгы хатын-кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.