Бүген Арча муниципаль районының Ташкичү гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыту эвакуациясе узды. Укучылар шартлы янгыннан өч минут эчендә чыкты.
Легенда буенча, ут мәктәпнең беренче катында урнашкан спорт залында кабынды. Физкультура укытучысы әлеге хәл турында тиз арада мәктәп директорына хәбәр иттә, директор үз чиратында янгын сүндерү сагына шалтырата һәм вахтерга тревога сигналын кабызырга куша.
Котлап белем бәйрәмен
Районыбызның барлык белем учакларында да тантаналы шартларда яңа уку елы башланып китте. Быел 2067 укучы белем серләренә төшенәчәк. 145 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә барган. 7 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 2 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.
Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән- әле кабатланып тора.
Һәр елны тормышыбыз, яшәү шартлары үзгәрә. Фатир, йортларыбызда электр приборлары арта, бина интерьерларында синтетик материаллар күп кулланыла. Алар янган очракта бик агулы газ бүлеп чыгаралар.
Август ахырында “Нефтехим” объектларын саклый торган Татарстан Республикасы буенча беренче федераль янгынга каршы отрядының 50 нче янгын сүндерү сагы әлеге предприятие хезмәткәрләре өчен ишекләрен ачты. 20гә якын кеше, шулар арасында эшчеләр, инженерлар, технологлар, янгын сүндерү хезмәтенең шартлары белән таныштылар.
БЕЛЕШМӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ - үселекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә барган. 54тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана. Бер кеше үлгән. 18 кеше коткарылган.
Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында 4 кеше батып үлде. Өч ир кеше һәм бер бала. Күңелсез хәлләр Зәй, Питрәч, Алексеевски районнарында һәм Казанда Идел елгасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнан бирле 53 кеше батып үлде.
Коену сезоны башланганнан яки 1 июньнән алып Татарстан сулыкларында 52 кеше батып үлгән, дип белдерде бүген ТР Премьер-министры урынбасары рәислегендә узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Илһам Насыйбуллин.