Татарстан коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре утны сүндерүдән һәм коткарудан тыш җырлый да, көлә дә ала

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә “Энергетик” мәдәният йортында КВН уены буенча республика финалы узды. Әлеге уен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең карамагындагы учреждениеләре һәм территориаль бүлекчәләре арасында барды. Иң сәләтле команда Идел буе федераль округында катнашачак. Яр Чаллыга Татарстанның 9 шәһәреннән “кэвэнщиклар” килделәр.

Катнашучылар алдында ФГКУ “ТР буенча федераль янгынга каршы 15 отряд” начальнигы Михаил Иванов чыгыш ясады. КВН – ул командалар арасында катнаша торган уен, артислыктан команданың нәтиҗәсе тора, дип билгеләп үтте һәм командаларга уңышлар теләде.  

Командалар кызыклы номерлары белән, шаярулары белән үзләренең осталыкларын исбат иттеләр. Залда утыручылар аларга көч биреп тордылар, чын күңелдән шатландылар.

Уен ахырында командаларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Бүләкләүне  ФГКУ “ТР буенча федераль янгынга каршы 15 отрядның” начальник урынбасары Йомагулов Рөстәм алып барды.

1нче урынны ФГКУ «ОФПС-15» (Яр Чаллы шәһәре) “5нче смена” командасы алды, 2нче урынны ФГКУ «ОФПС-1» (Түбән Кама шәһәре) “Несерьезные люди” командасы яулады, 3нче урынны ФГКУ «ОФПС-12» (Алабуга шәһәре) “Агенты 01” командасына бирделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International