Батырлыкка чикләр юк

2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе

15 яшьлек Роман Мотыгуллин 3 яшьлек баланы судан коткарып аның гомерен саклап калды.

Азнакай муниципаль район советы бинасында уза торган җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә 7нче мәктәпнең 10 Б класс укучысы 15 яшьлек Роман Мотыгуллинга район җитәкчесе Марсель Шәйдуллин мактау кәгазе һәм исемле кул сәгате тапшырды, аның әти – әнисенә игелекле һәм кыю бала үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте. 30 июнь көнне Ишкәев исемендәге балалар паркында булган хәл турында Романның үзеннән белдек.

“Ул көнне мин паркка скейтбордта йөрергә киттем. Дуслар белән әлеге сулык янына килгәч өч яшьлек малайның суда чупылдавын күрдем, аннары ул нәрсәгәдер  сузылды һәм бер якка төшеп китте. Мин бөтен нәрсәне онытып шунда чаптым, һәм малайны судан алып чыктым.”

Безнең  белән сөйләшкәндә Роман паркта еш дуслары белән скейтбордта йөрүләрен һәм андагы сулыкта караучысыз кечкенә балалар уйнавын әйтеп китте.

Әлеге сулыкка барган көнне без үзебез дә балаларга юлыктык. Аларның куркуны белмичә, су кырыенда уйнаулары, яннарында өлкәннәрнең булмавы бик тә сәер. Әлеге  сулык янында каравылчы  да күренми. Ярый, бусы икенче мәсәлә, ә инде Романга килгәндә, аның берни уйламый кечкенә сабыйны коткарырга ташлануына классташлары гаҗәпләнми. Ул үзе буе белән кечкенә генә булса да классташлары арасында хөрмәт казанган икән. 

“Без әлеге Романның батырлыгына гаҗәпләнмибез. Ул “Безнең заман герое”,- дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Әлбәттә әлеге ситуациядә кемдер куркып, кемдер туктап калыр иде, ә Роман үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтеп әлеге баланы коткарды ”, - дип әйтте классташы Искәндәр Шакиров.

Кыю һәм тәвәккәл балалар бер Роман гына түгел, күбесенең үз тормышын куркыныч астына куеп иптәшләренә ярдәмгә килүләре  хакында, без зурлар еш кына белми дә калабыз. Романның үзен дә моннан ике ел элек суга баткан җиреннән иптәш малае коткарып кала.

“Мин әлеге малайны бик яхшы аңлыйм. Мин үземдә ике ел элек шундый хәл белән очраштым. Ул вакытта бик кызу иде, бөтенесе су коена. Бик әйбәт йөзә белмәгәнгә  күрә үзем белән коткару бөятен алдым. Көтмәгәндә, үзем дә аңламый калдым әлеге коткару бөяте миннән атылынып чыкты, һәм мин бата башладым. Минем акырган тавышка классташым Вадим ярдәмгә килде.”

Инде ике ел үтсә дә, әлеге вакыйганы искә алганда Романның әнисе Людмиланың күзләрендә яшь килә. “Аны ярга алып чыкканда, ул мине күрде дә: “Әни син минсез ничек яшәрсең, дип уйладым. Мине ниндидер көч тартып чыгарды.” Әлеге сүзләрдән соң ул үсеп, олыгаеп китте. Гомумән, аның балачагы былтыр бетте, дип әйтсәң дә ярый. Хәзер ул җаваплы, таләпчән булды. Тормышка ул башка күзләр белән карый. ”, - дип әйтте Людмила Мотыгуллина.

Мотыгуллиннар гаиләсендә бала тәрбияләүгә игътибар зур икәне бөтен җирдән күренеп тора. Монда ата – ана һәм балалар арасында ышаныч, хөрмәт, мәхәббәт, дуслык ярылып ята. Әлеге күркәм җылы мөнәсәбәтне күргәч күңелләргә рәхәт булып китә.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International