Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше һәлак булды, 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылды. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, газ плитасын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия МЧС Дәүләт янгынга каршы хезмәт ВУЗын тәмамлаганнан соң, “эчке хезмәт лейтенанты” исеме бирелә һәм Федераль янгынга каршы хезмәт подразделенияләренә эшкә урнашуы тәэмин ителә. Россия МЧС гражданнар яклау Академиясе хәрби хезмәткәрләр әзерли. Академияне тәмамлаучылар “лейтенант” исеменә ия була һәм алда профессиональ өлкәсендә эш белән тәэмин ителә.
16 гыйнварда Теләче муниципаль районы район үзәгендә тәмәке тарту вакытында янгын саклык чараларын үтәмәү нәтиҗәсдә шәхси торак йортка ут капты. 8:18 сәгатьтә очраклы үтеп баручы Теләче муниципаль районы ЕДДСына хәбәр итте. Пожар отряды килеп җиткәнче “Үзәк” ДКП ирекле янгын сүндерү составы көчләре белән янгын сүндерелде. Уттан йортның верандасы гына зыян күрде. Коткарылган милек суммасы 400000 сум тәшкил итте.
Янгын сүндерүчеләре тикшерү планнарына «Альметьевнефть» №2 НГДУ үзәк комплекслы нефть чыгару һәм эшкәртү цехы пункты Миннибаев чистарту корылмалары ләкте. Мондый чаралар янгын сүндерүчеләре өчен генә түгел, объект эшчеләре өчен дә файдага. Гадәттән тыш хәл чыгу очракларында аларның янгын сүндерү отрядлары белән бергә эш итү системасы төгәл билгеләнгән булырга тиеш.
Быелгы кыш айлары гадәттәгедән җылырак күзәтелә. Хәтта, бу хакта күпләр шаяртып:”Кышкы яз килде”, диләр.
Кышкы тепмператураның гадәттәгедән түбәнрәк торуы елгаларда, инешләрдә барлыкка килгән боз катламнарында да куркыныч тудыра. Ә болар исә, балыкка йөрүчеләр, боз өстендә шуарга яратучылар өчен кыенлык кына тудырмый, ә төрле фаҗигаләр дә булдырырга мөмкин.
Бу көннәрдә христиан динен тотучыларның изге бәйрәме җитә. Әлеге бәйрәмдә христианнар аруландырылган сулыкларда бәке ачып, суга чумалар, җазыкларыннан арыналар. Әмма боларны эшләү бары тик махсус урыннарда да гына башкарылырга тиеш.
Узып баручы елның соңгы көнендә Аксубай коткару хезмәте вәкилләрен хөрмәтләделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше һәлак булды. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча.