Юка боз бәла сәбәбе булмасын

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Якшәмбе, 19 гыйнварда, православие христианнары Крещение бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Бу көнне, дөресрәге, төнлә изгеләштерелгән елга-күлләр суында чуму, коену традициясе яшәп килә. Безнең районда да православныйлар яшәгән торак пунктлар тирәсендәге сулыкларда коену урыннары билгеләнгән инде. Бәйрәм белән бәйле чараларның ничек үтәсе дә уйланылган.
Әмма коткаручылар болай дип кисәтә: кыш җылы булу сәбәпле быел сулыкларда боз катламы гадәттәгедән 3 тапкыр нечкәрәк. Шуңа күрә коену урынын сай җирләрдә, яр буенда ук ясарга киңәш ителә. Боз өстенә кешеләрнең күпләп керүенә юл куймаска кирәк – боз ватылып, батып үлү очраклары була күрмәсен. Шулай ук синоптиклар сүзенә дә колак салырга кирәк: 19 гыйнварга 24 градуслы суыклар вәгъдә итә алар. Крещение бәла-казалы булмасын, күңелләргә шатлык, мәрхәмәтлелек кенә бирсен өчен куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә кирәк.
Әлки хәбәрләре
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International