Янгын куркынычсызлыгына игътибар ителми

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы көннәрдә кайбер социаль объектларда төнге профилактик тикшерүләр уздырганнар. Районда янгын куркынычсызлыгы буенча күзәтчелек  алып бару бүлеге җитәкчесе Радик Ардыханов сүзләренә караганда, 19 объектта 26 тикшерү булган. Алар арасында үзәк район дәваханәсе, психоневрология диспансеры, балалар туберкулез диспансеры һәм башкалар бар.

–Тикшерелгән кайбер учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгына игътибарсызлык күрсәтүче җитәкчеләр бар, –  дип сөйли Р.Ардыханов.–Октябрьскидагы балалар туберкулез шифаханәсендә шактый гына кагыйдә бозу очракларына юлыктык. Зур Ключидәге тернәкләндерү үзәгендә, Бехтерев исемендәге ЗПНД филиалында  да җитешсезлекләр булуы беленде. Җитәкчеләргә кисәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International