Торак йорт һәм каралтылар уттан коткарылды

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    16 гыйнварда Теләче муниципаль районы район үзәгендә тәмәке тарту вакытында янгын саклык чараларын үтәмәү нәтиҗәсдә  шәхси торак йортка ут капты. 8:18 сәгатьтә очраклы үтеп баручы Теләче муниципаль районы ЕДДСына хәбәр итте. Пожар отряды килеп җиткәнче “Үзәк” ДКП  ирекле янгын сүндерү составы көчләре белән  янгын сүндерелде. Уттан йортның верандасы гына зыян күрде. Коткарылган милек суммасы 400000 сум тәшкил итте.

    Шул ук көнне Кама Тамагы районында Келәнче авылында уттан тагын бер шәхси торак йорт коткарылды. Хәбәр соң килү сәбәбеннән янгын сүндерү отряды килүенә ут йортны тулысынча  каплап алган иде. Ут ТР ПЧ-116 ОФПС-8 янгын сүндерүчеләре һәм ирекле отрядлар гомуми тырышлыклары белән 1 сәгатьтәнсоң ликвидацияләнде. Коткарылган милек 800000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International