Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы
эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Татарстан ГТХМ
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Буйсынган учреждениеләр
Тарихи белешмә
Иҗтимагый совет
2020 елдан барлык мәңгеләштерү чаралары
Геройлар
Эшчәнлек
Беренчел проектлар
Оператив хәл
Планнар һәм программалар
Агымдагы вакыйгалар һәм чаралар
Вакыйгалар һәм чаралар архивы
Мәгълүмат һәм статистика
Төбәк дәүләт күзәтчелеге
Коррупциягә каршы эш
Электрон уңайлыклар
Монополиягә каршы комплаенс
Кадрлар сәясәте
Элемтә
Суда ял итү
Имин балык тоту
Ситуацион үзәк
Авария-коткару формированиеләрен аттестацияләү һәм теркәү
Документлар
Министрлык эшен регламентлаучы документлар
Министрлык эше өлкәсе турында документлар
Ведомство программалары
Аналитик материаллар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Башка документлар
«Татарстан Республикасы дәүләт программалары белән идарә итү» цифрлы модуле
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Атналык план
Пресс-релизлар
ММЧ материаллары (мониторинг)
"Татарстан коткаручысы" газетасы
Матбугат хезмәтенең элемтәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү бүлмәсе
Сораштыру
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Коткаручыларны хөрмәтләделәр
2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Узып баручы елның соңгы көнендә Аксубай коткару хезмәте вәкилләрен хөрмәтләделәр.
Яшьләр үзәгенең актлар залында бу көнне гадәттән тыш хәлләр, юл фаҗигасе һәлакәте килеп чыкканда, янгын вакытында кешеләргә тиз арада ярдәмгә килүчеләр җыелды. Әйтергә кирәк, алар үзләре әлеге хезмәтләрен көндәлек эш итеп саныйлар.
–Сезнең хезмәтегез чыннан да мактауга лаеклы хезмәт. Сезнең эшегез янгын сүндерүгә генә кайтып калмый, бәхетсезлек очрагында югалтулар булмасын өчен дә күп көч куясыз. Глонасс системасын кертү белән, эшегез тагын да нәтиҗәлерәк булыр, – дип билгеләп үтте коткаручыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Гилманов.
Коллегаларын тәбрик итеп, эчке эшләр бүлеге подполковнигы, районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов: без бу авыр, куркыныч һөнәрне сайлаганбыз һәм шуның белән бергә материаль байлыкларны, кешеләр гомерен саклап калу өчен тырыш хезмәт куябыз. Моның белән горурланырга кирәк, – дип билгеләп үтте ул.
Ул саннар һәм фактларга таянып, узган елга йомгак ясады. Һөнәри бәйрәмнәре көнне иң яхшы коткаручылар Россия һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм район башлыгы тарафыннан билгеләп үтелделәр.Россия МЧСның Маршал Чуйков медале белән Минәсхать Баһаветдинов бүләкләнде. Татарстан МЧСыннан кыйммәтле бүләк – фотоаппарат Илнар Фәхретдиновка тапшырылды. Камил Гилманов коткаручыларга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Коткаручылар эш урынындагы кебек сәхнәдә дә үзләрен тыйнак тоттылар. Тантаналы тәбрикләү чарасыннан соң ук алар җитәкче тарафыннан чираттагы нәрәтне алдылар: берәүләргә эшләрен дәвам итәргә, икенчеләренә өйдә дежурлык кабул итәргә кушылды, бары тик берсенә генә – иртәгәсе эш көне алдыннан ял сәгате бирелде. Бергәләп фотога төшәр өчен генә алар берничә минутларын сарыф итәргә ризалык бирделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
май, 2026 ел
Андрей Орлов Чистайда Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты
Чистайның үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Бирегә меңләгән чистайлылар – предприятие һәм оешма коллективлары, мәктәп укучылары, студентлар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башка шәһәр кешеләре җыелган иде. Иң хөрмәтле урыннарда-тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм Ватанны саклаучылар үзләре.
7
май, 2026 ел
2026 ел, 30 апрель - 06 майга кадәр "Хезмәт-112" эше йомгаклары
Хисап чорында 44688 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 36010 вакыйга карточкасы төзелде. Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 68% ка якыны керә.
4
май, 2026 ел
«Хезмәт-112» психологларының суицидаль һәм кискен эмоциональ кризисларны булдырмауда стратегияләре
Кризислы хәлләр, суицидаль ниятләрне дә кертеп, еш кына ярдәм алуның мөмкин булган юллары турында мәгълүмат җитмәү, психик дистрессның табигатен аңламау һәм стресс белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләре булмау белән бара. Шуңа бәйле рәвештә, Хезмәт-112 психологларының бурычы бары тик ситуатив ярдәм кысаларыннан чыга һәм актив агарту һәм мәгълүмат бирүне үз эченә ала.
1
май, 2026 ел
2026 елның 24-29 апрелендә "Хезмәт-112" эшенә йомгаклар
Хисап чорында белгечләр тарафыннан 39573 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 31254 һәлакәт карточкасы төзелде. Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 65% ка якыны керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз