Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше һәлак булды. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча.
15.01.2014 ел 12.22 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, 7/25 комплексы, 14 фатир
Ут биш катлы йортның бишенче каттагы өч бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 9 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1947 елгы ир-ат һәлак булган. Сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.
15.01.2014 ел 08.24 Мөслим районы, Амикеево авылы
Ут терлекчелек фермасында чыга. Мәйданы 9 кв.м. 340 баш мөгезле эре терлекне ферма хезмәткәрләре үзләре чыгардылар. Зарар һәм һәлак булучылар юк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.