Янгын сүндерүчеләре тикшерү планнарына «Альметьевнефть» №2 НГДУ үзәк комплекслы нефть чыгару һәм эшкәртү цехы пункты Миннибаев чистарту корылмалары ләкте. Мондый чаралар янгын сүндерүчеләре өчен генә түгел, объект эшчеләре өчен дә файдага. Гадәттән тыш хәл чыгу очракларында аларның янгын сүндерү отрядлары белән бергә эш итү системасы төгәл билгеләнгән булырга тиеш.
Сулаү клапаны ремонт эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә резервуарга ут кабу турында хәбәр 1 аерым пост 15 янгын сүндерү часте диспетчеры пультына килә. Гадәттән тыш хәл чыгу урынына килеп җиткәч, янгын көрәшчеләре озакламыйча ликвидация эшенә тотыналар. Эшкә берсе артыннан берсе пожар җиһазлары кушыла.
Эшнең тотрыклы барышы гадәттән тыш хәл чыгуы белән бозыла – резурвуар кызу нәтиҗәсендә янгын капкан нефть түгелү куркынычы чыга. Отрядка читкә чигенү командасы бирелә. Эш барышына кайбер төзәтүләр кертеп отряд эшен дәвам итә. Янгын җиңелгәч отряд төзелешкә җыела. Укытулар җитәкчесе сүзләре буенча, составның практик һәм тактик әзерлеге белән ул канәгать, эш тиешле дәрәҗәдә башкарылды.
Юлия Григорьева
«ТР 2 ОФПС ГПС» ФКУ пресс-службасы