Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы
эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Татарстан ГТХМ
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Буйсынган учреждениеләр
Тарихи белешмә
Иҗтимагый совет
2020 елдан барлык мәңгеләштерү чаралары
Геройлар
Эшчәнлек
Беренчел проектлар
Оператив хәл
Планнар һәм программалар
Агымдагы вакыйгалар һәм чаралар
Вакыйгалар һәм чаралар архивы
Мәгълүмат һәм статистика
Төбәк дәүләт күзәтчелеге
Коррупциягә каршы эш
Электрон уңайлыклар
Монополиягә каршы комплаенс
Кадрлар сәясәте
Элемтә
Суда ял итү
Имин балык тоту
Ситуацион үзәк
Авария-коткару формированиеләрен аттестацияләү һәм теркәү
Документлар
Министрлык эшен регламентлаучы документлар
Министрлык эше өлкәсе турында документлар
Ведомство программалары
Аналитик материаллар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Башка документлар
«Татарстан Республикасы дәүләт программалары белән идарә итү» цифрлы модуле
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Атналык план
Пресс-релизлар
ММЧ материаллары (мониторинг)
"Татарстан коткаручысы" газетасы
Матбугат хезмәтенең элемтәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү бүлмәсе
Сораштыру
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Янгыннар “йөгәнләнде”
2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Максатчан һәм юнәлешле эшләү нәтиҗәсендә районда янгыннар белән хәлне тотрыклыландыруга ирешелде.
Узган елда барлыгы 39 янгын чыгу очрагы теркәлде. Бу алдагы елның шул вакыты белән чагыштырганда 8гә, ягъни 17 процентка кимрәк. Ә 9 айда 22 процентка күбрәк иде әле. Ялкын телләре салган зыян 50 процентка кимеп, 1,6 миллион сумга якын тәшкил итте. Алар тагын да азрак булсын иде, чөнки һәр янгын күпме авырлык, бәхетсезлек китерә. Былтыр ут 6 торак йортны, 18 корылманы, 2 эскерт печәнне һәм 1 автомобильне “йотты”, тагын 10 йортны, 15 корылманы өлешчә җимерде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, берсе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
Ут элү очракларының 90 процентка якыны торак секторга туры килә. Күшке авыл җирлегендә 5, Зур Фроловога кергән авылларда – 4, Ырыңгы җирлегендә – 3, Буада 10 янгын чыкты.
Янгыннарның төп сәбәпләре ут белән саксыз эш итүдән (11 очрак), электр җайланмаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозудан (10 очрак), ягу мичләренең төзексезлегеннән һәм дөрес эксплуатацияләмәүдән (5 очрак), балаларның ут белән шаяруыннан (6 очрак) гыйбарәт. 3 ут төртү очрагы да теркәлде. Өстә язылганнардан күренгәнчә, барлык янгыннар диярлек кешеләрнең үзләренең ваемсызлыгы, янгынга каршы кагыйдәләрне үтәмәве аркасында килеп чыккан. Кызганыч, моның ахыры аяныч тәмамлана шул.
Инде ничәнче кат ут белән сак булыгыз дип кисәтәбез һәм ут элгән очракта кичекмәстән 01(112) яисә 3-28-72 телефон номерларын җыеп, янгын частена хәбәр итүегезне, төгәл адресыгызны, янучы объектны атавыгызны сорыйбыз. Янгын сүндерүчеләр тизрәк килгән саен зыян азрак булачак.
Р. Юнысов, Буа районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
май, 2026 ел
Андрей Орлов Чистайда Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты
Чистайның үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Бирегә меңләгән чистайлылар – предприятие һәм оешма коллективлары, мәктәп укучылары, студентлар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башка шәһәр кешеләре җыелган иде. Иң хөрмәтле урыннарда-тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм Ватанны саклаучылар үзләре.
7
май, 2026 ел
2026 ел, 30 апрель - 06 майга кадәр "Хезмәт-112" эше йомгаклары
Хисап чорында 44688 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 36010 вакыйга карточкасы төзелде. Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 68% ка якыны керә.
4
май, 2026 ел
«Хезмәт-112» психологларының суицидаль һәм кискен эмоциональ кризисларны булдырмауда стратегияләре
Кризислы хәлләр, суицидаль ниятләрне дә кертеп, еш кына ярдәм алуның мөмкин булган юллары турында мәгълүмат җитмәү, психик дистрессның табигатен аңламау һәм стресс белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләре булмау белән бара. Шуңа бәйле рәвештә, Хезмәт-112 психологларының бурычы бары тик ситуатив ярдәм кысаларыннан чыга һәм актив агарту һәм мәгълүмат бирүне үз эченә ала.
1
май, 2026 ел
2026 елның 24-29 апрелендә "Хезмәт-112" эшенә йомгаклар
Хисап чорында белгечләр тарафыннан 39573 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 31254 һәлакәт карточкасы төзелде. Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 65% ка якыны керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз