ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

    “Крещение” бәйрәме вакытында гадәттән тыш хәл чыгу мөмкинлеген кисәтү, масса-күләм кеше булу урыннарында тәртип һәм куркынычсызлык тәэмин итү – Яшел Үзән янгын сүндерү гарнизоны хезмәткәрләренең төп бурычы булды.

19 гыйнвар көнне кичке 18 сәгать 48 минутта янгын сүндерү бүлегенә Иске Писмәндә йорт яну турында хәбәр килеп ирешә. 
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 32 квадрат метр мәйданны биләп торган агач йорт тулысы белән яна торган була. Хуҗа кеше өйдән 3 балигъ булмаган баласын чыгарырга өлгерә, тик өйдән әйберләрен ташыганда, аяк-куллары пешеп, хастаханәгә озатыла. Янгын электр үткәргечендәге кыска ялганыштан килеп чыккан, ди, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре.
 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше зарар күргән, 3 кеше коткарылды.  Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 5 янгын, мичне  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 2 янгын, төтен чыгу юлын урнаштырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.  


19
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне куйган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 1 янгын.


18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз этү аркасында – 2 янгын, механизмның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

    ТР ГПС ФПС икенче отряд җыелма командасы бүлегенең 60 яшьлек юбылеена үзенчәлекле бүләк ясады. Өч ел рәттән икенче отряд төркеме гамәли-пожар спорты ярышларында беренчелекне яулый.

    Югары Ослан авылы “Салават күпере” балалар бакчасы балалары ТР ПЧ-112 ОФПС-8 отряды депосында кунакта булдылар. Янгын сүндерү частендә беренче экскурсия малайларны һәм кызларны бик гаҗәпләндерде. Экскурсия барышында янгын көрәшчеләре эше турында сөйләнде, эш җиһазлары ничек эшләве күрсәтелде, ә “кызыл машина” кабинасында утыру балаларны аеруча таңга калдырды.

    Соңыннан истәлеккә фотога төшкәч, саубуллашып балалар тагын килергә сүз бирделәр.

Гомуми өшетү яки гипотермия организмның температурасы +35С ким төшү сәбәбеннән башлана. Бу процесс әкрен бара әгәр дә тән җылы кием яки кар катламы белән сакланган булса.  Дым һәм җилле салкын һавада өшү тизәя.
Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлмәләрне эшкә яраклы завод приборлары белән генә җылытырга киңәш итә. Салкыннар җитү белән ис газы белән агулану очраклары арта. Куркыныч хәлләрне булдырмас өчен ТР Россия МЧС җылыту өчен газ приборлары кулланганда алдагы кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

Быелгы кыш бигрәк үзенчәлекле килде,  инде гыйнвар аена керсәк тә хәзергә кадәр каты салкыннарның булганы юк, шуңа күрә боз өстендә аеруча сак булырга кирәк.
Боз өстенең ышанычсыз урыннарында ярыклар хасил булган, өскә су чыккан. Бу балыкка баручылар, ял итүчеләр өчен куркыныч тудыра. Шушы сәбәпләрне исәпкә алып, елга һәм күлләргә баруны чикләргә кирәк.
 
Боз астыннан балык тотарга яратучыларга район янгын куркынычсызлыгы гарнизоны җитәкчесе Владимир Савельев,  бозга кергәндә кайбер кагыйдәләрне нык үтәргә кирәклеген искә төшерә. Бу сезнең тормышыгызны куркыныч астына куймаска ярдәм итәр.

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International