Язгы бозга чыкма

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

Безнең климатик зонада һава торышының аномаль үзгәрүе күзәтелә. Кыш башында көннәрнең җепшетүе, моның даими кабатлануы сулыкларда бозның ныгуына киртә булып тора. Аз сыйдырышлы суднолар буенча Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Н  Нуриев әйтүенчә, быел Куйбышев су саклагычында боз көпшәк, аның өстендә су катыш кар ята. Һәр көнне бозның калынлыгын тикшерү  бүгенге көндә аның 20-25 сантиметр калынлыктагы өске катламы тонык төстә булуын, ә аның астында үтә күренмәле бозның 20 сантиметр тәшкил итүен күрсәтә. Кар авырлыгы аркасында даими рәвештә боз өстенә су чыга. Бөтен өслек буенча 40 сантиметрга кадәр киңлектә ярыклар бар.  Бозны өстән кояш җылыта, астан агым юа. Мондый шартларда ул үзенең ныклыгын тиз югалта һәм куркынычка әверелә. Яз көне бозда йөрү гаять куркыныч.

Кышкы балык тотучылар, бигрәк тә сулыкларга снегоходларда, үзләре ясаган транспорт чараларында баручылар, балыкчыларны анда снегоходларда илтүчеләр аеруча сак булсыннар һәм җылы көннәрдә бозга чыкмасыннар иде. Бәхетсезлеккә юлыкмас өчен түбәндәгеләрне истә тоту да мөһим – кар астында, яр буенда боз  тизрәк эри.

Боз киткәндә һәм язгы ташу вакытында елга аша чыгу, текә яр буенда тору, боз күп тупланган урында суга якын килү катгый тыела.  Бу чорда балаларны су янына җибәрмәвең, куркыныч турында аңлатуың хәерле. Караучысыз калганда алар кайвакыт текә яр буенда уйныйлар,  бозда йөзәләр. Мондый ваемсызлык бәхетсезлек белән төгәлләнә.

Бәхетсезлеккә таручыны күргәндә каты кычкырып ярдәмгә чакырыгыз.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International