Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре:  тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

 

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар

 

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  

 

 

11.03.2014 ел  07.53 Зәй шәһәре,  Баныкина урамы, «Турист-1» гараж җәмгыяте.

Ут бер катлы кирпеч гаражда чыга. Мәйданы 3 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1994 елгы яшь егет мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International