Районда язгы ташу алдыннан су басу очраклары килеп чыкканда аларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән. 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин әйтүенчә, бар да һава торышына бәйле.
"Әзерлек эшләрен 7 марттан башладык. Иң беренчеләрдән булып торак милекчеләре ширкәте һәм тормыш-яшәеш өчен җаваплы идарәләр белән киңәшмә үткәрелде. Шәһәр буенча 78 су һәм дренаж торбаларын чистарту эше белән “Төзекләндерү биш” җәмгыяте шөгыльләнсә, әйләнеч юл кырыйларындагы су агу торбалары НУАД карамагында. ТМШлар күпкатлы йорт яны территорияләре өчен җаваплы. Коеларны, канализация коллекторларын ачып чистарту, аннан йорт яны территорияләре, түбәләрне кардан арындыру аларга йөкләнде, ялгыз өлкәннәрне контрольгә алырга кушылды, - дип җиткерә җирле район газетасы Нурлатның 125 нче янгын часте бүлеге рәисе Илһам Исламовичның сүзләрен.