Җиңү бәйрәменә ТР буенча 8нче федераль янгынга каршы отрядының хезмәткәрләре Бөек Ватан сугыш ветеранына Гафиатуллин Гәлим Нигъмәтүлла улына күңелле бүләк ясадылар. Бәйрәм алдыннан янгын сүндерүчеләр 85 яшьлек пенсионерга яңа газ плитәсен бүләк иттеләр. ТР буенча 8 нче федераль янгынга каршы отрядының җитәкче Хәлиуллин Зөфәр сүзләре буенча, Яшел Үзән гарнизонында сугыш һәм янгын сүндерү ветераннарына аерым игътибар бирәләр: “Алар безнең өчен бик күп нәрсә эшләделәр һәм без алар алдында һәрвакытта бурычлы булабыз”.
Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре 159 нчы номерлы лицейның икенче сыйныф укучыларына язгы боз буенча йөрергә ярамау турында, боз астына төшеп киткән кешене коткару чаралары һәм беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү турында дәрес уздырдылар.
МУП “Водоканал” мәгълуматлары буенча 7 апрельдән алып 01сәг. 00 мин. 9 апрельгә кадәр 9 сәг. 00мин. Чистай урамында су йөзә торган бассейнга суүткәргечне тоташтыру нәтиҗәсендә Яңа – Савин районында 25,26,27,37,38,39,69 кварталарында, Брикетный, Савиново бистәләрендә су булмаячак.