Татарстанда янгыннар һәм утта һәлак булучылар кимегән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әнә шундый саннар җиткерә. Әмма коткаручыларны Яңа ел бәйрәмнәре сагайта. Баксаң, бер ел эчендәге янгыннарның 20 проценты нәкъ менә шул чорга туры килә икән. Министрлык вәкилләре бу статистиканы 15 декабрьдә гамәлгә кергән янгынга каршы махсус режим ярдәмендә киметергә өметләнә. Кичә Министрлар Кабинетында узган очрашуда алар журналистларга әнә шул хакта сөйләде.
Быел республикада 3 мең 157 янгын чыккан. Бу сан узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 процентка азрак. Татарстанда утта 207 кеше һәлак булган, монысы да былтыргыдан 11 процентка азрак икән. Кичә узган очрашуда әйтелгәнчә, республикадагы алты районда һәм Чаллы шәһәрендә янгыннар саны да, һәлак булучылар да арткан. Кеше үлеменә китергән казаларның күбесе ут белән саксыз кылану һәм электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. Утта һәлак булган кешеләрнең яртысы исерек булган. Әнә шуңа күрә коткаручыларны Яңа ел бәйрәмнәре аеруча нык сагайта. Юкка түгел. Аларның борчуларын саннар да раслый. Баксаң, бәйрәмнәр чорында янгын чыгу куркынычы 33,3 процентка арта икән. Әйтик, узган елның 1 декабреннән быелның 31 гыйнварына кадәр республикада 637 янгын чыккан. Бу – бер ел эчендәге утлы казаларның 20 процентын тәшкил итә. Әлеге фаҗигаләрдә 63 кешенең гомере өзелгән. Башкача әйткәндә, утта һәлак булган кешеләрдән 30 процентының гомере бәйрәмнәр чорында өзелгән. Әйтик, узган елның 31 гыйнварында Сарман районында килеп чыккан янгында берьюлы дүрт кеше һәлак булды.
Җитмәсә, кышкы салкыннар башлангач, халык җылыткычлардан да файдалана башлый. Әнә шуңа күрә Татарстанда быел да янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. Бу юлы ул 15 декабрьдә башланып киләсе елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу вакытта штрафларның күләме дә ике мәртәбә арта. Әйтик, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган физик затларга башка вакытта 1-1,5 мең сум түләтсәләр, режим гамәлдә булганда бу сумма 2-4 меңгә җитә. Җитәкчеләргә 15-30 мең сум, ә оешмаларга 400-500 мең сумлык штрафлар салынырга мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе вәкиле Максим Трущин сүзләренә караганда, коткаручыларның эш-гамәлләре штраф салудан гына гыйбарәт түгел. Алар башка чаралар да уздыра. Әйтик, министрлык вәкилләре бәйрәм уздыра торган урыннарны күзәтәчәк. Коткаручылар балалар катнашындагы чаралар була торган 3,5 меңнән артык урынны тикшереп чыгарга өлгергән инде. Нәтиҗәдә ике меңнән артык кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.
Кичәге очрашуда пиротехниканы да телгә алдылар. Соңгы елларда халык Яңа ел бәйрәмен шартлаткычлардан башка күз алдына да китерә алмый чөнки. Әмма күпләр кулларына нәрсә алганнарын үзләре дә белми. Уенчык шартлаткычлардан ничек файдаланырга икәне турында әйтеп тә торасы юк. Максим Трущин сүзләренә караганда, бүгенге көндә пиротехника сатыла торган махсус 52 сәүдә ноктасы исәпкә алынган. Тикшерүчеләр 15 вазифаи затка барлыгы 72 мең сумлык штраф салган. Әмма чынлыкта андый урыннарның күпкә артыграк икәнен чамалавы кыен түгел. Шуңа күрә коткаручылар халыкның үзенә дә игътибарлырак булырга киңәш итә. Һич югы уенчык шартлаткычтан ничек файдаланырга кирәклеген укып чыгарга кирәк. Дөрес, аның өчен пиротехника җиһазларының савытындагы язулар рус телендә язылган булырга тиеш. Шартлаткычның куллану вакыты, сертификаты булу-булмавына да игътибар бирү зыян итмәс. Ә вокзалларда, аэропортларда, елга портларында, подвалларда, гомумән, пиротехника сатарга ярамый.
Ватаным Татарстан