Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә барган. 4 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.6 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын, мичне артык кыздырудан 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр барган. 3 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.