ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Журналистов урамында 54 “а” йортында урнашкан металл конструкцияләр җитештерү цехында янгын чыккан.   Лак-буяу материаллары һәм  электротехника продукциясе янган. Һәлак һәм зыян күрүчеләр юк. Янгының мәйданы 90 кв.м. тәшкил иткән. 09.25 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Сәбәбе ачыкланыла.


20
май, 2013 ел
дүшәмбе

3 апрель көнне 86 нчы янгын сүндерү сагына Менделеевск шәһәрендә, Профсоюзная урамында, 3нче йортта ут чыгуы турында хәбәр килә. Беренче янгын расчетлары килгәч 68 нче номерлы фатирның балконыннан һәм тәрәзәләреннән  куе кара төтен чыгып торган. Ул вакытта ут чыккан фатир балконында ике бала салкында басып, ярдәм сорап торган. Балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә зур куркыныч яный иде.   


17
май, 2013 ел
җомга

Бүген Әтнә районының гомуми белем бирү мәктәбендә янгын куркынычсызлык буенча  ачык дәрес узды.

 Әлеге чараны районның барлык мәктәпләрендә дә үткәрдек. Әледән-әле мондый дәресләр уздыру бик мөһим. Куркыныч хәлләргә кечкенәдән үк әзер булып үсәргә кирәк, – дип саный 108нче янгын бүлеге начальнигы Данис Сибагатуллин.

 


15
май, 2013 ел
чәршәмбе
 

Бүген яшь коткаручылар “Исән калу” маршруты буенча старт алдылар. “Исән калу” маршруты үз эченә 6 кыен этапны ала – тау буенча менү һәм төшү, аландагы бирем, бүрәнә буенча чокыр аша узу һ.б.


14
май, 2013 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. 7  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.  Януларның төп сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 2 янгын,  пичнең  артык кызуы аркасында - 2 янгын, кыска ялганыш аркасында – 2 янгын, электр җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын. 2 очракның сәбәпләре ачыклана.


8
май, 2013 ел
чәршәмбе

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең барлык хезмәткәрләре исеменнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм.


7
май, 2013 ел
сишәмбе

Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларын үткәрү белән бәйле рәвештә, су юлларын транспорт максатларында куллану, ягъни навигация чорының июнь-июль айларында, Казансу һәм Идел елгалары акваторияләрендә аз сыешлы суднолар хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта аз сыешлы суднолар буенча ТР дәүләт баш инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. 2 тапкыр үләнне сүндерергә, 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Ут чыгуның төп сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, яшен сугудан 1 янгын, мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын.


6
май, 2013 ел
дүшәмбе

25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы республика территориясендә.

Бу аралыкта торак пунк­тлар, предприятие һәм шәхси йорт яны участогы территориясендә чүп-чар, үләннәр ягу тыела. “Куркынычсызлык та­ләпләрен бозучыларга штраф икеләтә күләмдә – гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумгача, ә юридик затларга 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булачак”, – диләр районның күзәтчелек бү­легендә. Тәртип булырга тиеш. Тик чынбарлык икенчесен күрсәтә. Авылларда чүп ягучылар күренә, ә район үзәге кайбер көннәрне ак төтен белән тула. Ник ягалар? Чара күреләме? Авыл җирлекләре бу айлык барышында ничек эшлиләр, аерым бер тәртибе бармы? Халык үзе ни уйлый?


24
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, быел 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Шушы мәсьәләдә комплекслы чаралар күрү ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, ТР Урман хуҗалыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына йөкләнгән һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзасын салган әлеге документта аерып күрсәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International