25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы республика территориясендә.
Бу аралыкта торак пунктлар, предприятие һәм шәхси йорт яны участогы территориясендә чүп-чар, үләннәр ягу тыела. “Куркынычсызлык таләпләрен бозучыларга штраф икеләтә күләмдә – гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумгача, ә юридик затларга 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булачак”, – диләр районның күзәтчелек бүлегендә. Тәртип булырга тиеш. Тик чынбарлык икенчесен күрсәтә. Авылларда чүп ягучылар күренә, ә район үзәге кайбер көннәрне ак төтен белән тула. Ник ягалар? Чара күреләме? Авыл җирлекләре бу айлык барышында ничек эшлиләр, аерым бер тәртибе бармы? Халык үзе ни уйлый?
Зөлфия Борһанова, Күәм авылы:
– Чүп якмаска тиеш икәнлегебезне беләбез. Яккан кешеләр бар шул. Ә без үзебез быел чүп якмадык, яккан чакта бакча читенә чыгып, янәшәсеннән китмичә, кичке якта карап торып яндырабыз.
Марс Шиһапов, Олы Әтнә авылы:
– Якмаска дип әйтәләр инде, матур, җилсез көнне ник якмаска, йорттан читкә китеп, янәшәсендә карап торабыз. Ә болай бөтен чүпне контейнерлар янәшәсенә салып, эскерт ясап куялар. Үләннәрдән компост ясарга кирәк. Һәр хуҗалыкта бакча башында тирес салу урыны бар.
Рәхинә Шакирова, Кышлау авыл җирлеге башлыгы:
– Бездә ул яктан тәртип. Быел да ике айлык барышында һәр хуҗалыкка кереп, чүп якмаска кирәклекне, яккан очракта тәртибен аңлатып кул куйдырып чыгабыз. Яккан очракта бакча башына чыгып ягарсыз, дидем. Рөхсәт белән чүп яккан кеше дә иртән яки кич сәгать 11дән соң яга. Карап тора, соңыннан ул урынны күмеп китә. Элегрәк янгын күзәтү бүлегеннән килеп штраф салып киткәләделәр.
Рөстәм Садыков, күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы:
– Айлык барышы хакында “Әтнә таңы”нда язылды. Таләпләрне үтәмәүчеләр дә бар. Район үзәгендәге бер хуҗалыкка 2000 сум штраф салдык. Олы Әтнәнең әйләнгеч юлыннан карап йөрибез. 25 апрельдән 15 майга кадәр бөтенләй якмаска дип әйтәбез. Ә аннан соң яккан очракта каралты-курадан 50 метр читкә китеп кенә ягыгыз, янәшәсеннән китмәгез. Соңыннан яндырган урыныгызны җир белән күмеп китегез, дип аңлатабыз.