Энесен коткарган өчен - кыйммәтле бүләк

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

3 апрель көнне 86 нчы янгын сүндерү сагына Менделеевск шәһәрендә, Профсоюзная урамында, 3нче йортта ут чыгуы турында хәбәр килә. Беренче янгын расчетлары килгәч 68 нче номерлы фатирның балконыннан һәм тәрәзәләреннән  куе кара төтен чыгып торган. Ул вакытта ут чыккан фатир балконында ике бала салкында басып, ярдәм сорап торган. Балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә зур куркыныч яный иде.   

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы 86 нчы янгын сүндерү сагының каравыл җитәкчесе тиз арада булган хәлне билгеләп, малайларны янгын баскычы буенча коткарырга уйлый. Менгәч иң беренче чиратта янгын сүндерүче балаларның паникасын туктатты, аларны коткаруына ышандырды.  Ләкин, шуны билгеләп үтәргә кирәк, янгын чыккан вакытта 2003 елгы Никита Касарев, дөрес карар кабул итеп һәм югалып калмыйча үзенең 2011 елгы энесен Сережаны алып балконга чыгара һәм ишекне ябып  куя.  Бәхеткә каршы малайларның батырлыгы һәм янгын сүндерүчеләренең осталыклары белән балалар исән калды. Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтеннән малайлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде: Никита энесен коткарган өчен, ә Сережа мондый абыйсы булганы өчен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International