Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 132 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Бер кеше үлгән. Янгыннарның сәбәбе: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Сиренаның “Внимание, всем!” дип аталган сигналын ишетү белән, радио һәм телевизорны кабызып, игъланны тыңларга һәм анда кушылганны эшләргә кирәк
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгыннарның сәбәбе: мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, механизм төзек булмау аркасында – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга1 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
Узган ел апрель аенда кинәт җылытып, республиканың кайбер районнарын су басты. Быел безне нәрсә көтә соң? Алдагы язма шул хакта.
Язгы ташуга алдан әзерләнү яхшырак, көне килеп җиткәнне көтәсе түгел. Югыйсә, соң булуы мөмкин. Көннәр җылыта башлау белән, районыбызда су басу буенча профилактик чаралар күрә башладылар: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск районы буенча белгечләре юлларны, күперләрне, елга буйларын тикшерде. Шулай ук авыл җирлеге башлыклары алдына боз тыгылу куркынычы булган урыннарда агачларны кисү, техника һәм йөзү җайланмаларын әзерләп кую, халыкны һәм мөгезле эре терлекне күчерүне хәл итү кирәклеге бурычы куелды.
Татарстан территориясендә язгы ташу китерергә мөмкин гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүгә 22 мең 138 кеше, 5 мең 561 берәмлек махсус һәм автотехника, 2 вертолет җәлеп ителәчәк, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән - 2 мең 919 кеше һәм 276 берәмлек автотехника, 1 вертолет. Республика дәрәҗәсендә һәм һәрбер муниципалитетта язгы ташу буенча штаблар оештырыла, су баскан территорияләрдән кешеләрне вакытлыча урнаштыру урыннары әзерләнә: барлыгы 32,5 мең кеше урнаштырып булырлык 173 шундый пункт булачак. Һәрбер муниципалитеттан кешеләрне кая урнаштыру, тукландыру, медицина, элемтә хезмәтләре күрсәтү һ.б. мөһим эшләрне кем оештырасы турында шәрехләнгән иминлек паспортын әзерләп тапшыру срогы – 1 апрель, хәзергә 34ендә инде алар әзер, 11е әзерли.
Янгын күзәтчеллеге хезмәткәрләре тарафыннан әледән-әле гражданнарның торак йортларын тикшерү рейдлары уздырыла. Бу күп балалы һәм авыр хәлле гаиләләр белән профилактика да дияргә була.
2011 елның 6 маенда гамәлгә кергән “Ирекле янгын сүндерү оешмасы турында”гы РФ Законы нигезендә безнең районда 13 янгын сүндерү бүлекчәсе булдырылды. Бу җәмәгать оешмаларының төп бурычы – янгыннарга каршы профилактика эше алып бару, якын – тирә авылларда янгын чыккан очракта кешеләрне, мал – мөлкәтне саклап калу, беренчел ярдәм күрсәтү. Бүген районда нигездә авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында төзелгән 13 ирекле янгын сагы подразделениесе эшли. Аларның барысы да техника белән тәэмин ителгән. Үзәк, Иске Җөри, Олы Мишә янгын сагы подразделениеләренең эшен уңай бәяләргә була.
20 мартта 3.25 сәгатьтә республиканың барлык торак пунктларда электр энергиясе белән тәэмин ителеш торгызылган . Авария – торгызу эшләре тәмамланган.
Бүген иртәнге сигезенче яртыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә РЭС кизү торган хезмәткәреннән республиканың 9 муниципаль районында электр энергиясе белән тәэмин ителеш туктатылуы турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Начар һава шартларына бәйле рәвештә, Мамадыш, Әгерҗе, Кайбыч, Нурлат, Арча, Чистай, Балык Бистәсе, Яшел Үзән һәм Алабуга районнары электр энергиясеннән мәхрүм калган. 88 торак пунктта 38 мең кеше яши. Ут көчле җил һәм юеш кар аркасында сүнгән.
Бүген Бөгелмәдә Паровозная урамында шәхси йортта янгында ике кешк һәлак булды. Үлүчеләрнең берсе 1963 елгы йорт хуҗасы, һәм билгесез сез хатын –кыз. Янгын турындагы хәбәр 8.49 сәгатьтә килә. Беренче янгын расчетлары килгәнче ут йортны камап алган булган. Утны 9.51 сәгатьтә сүндерделәр. Янгынның мәйданы 180 кв.м. тәшкил иткән. Сәбәбе ачыклана.