Бүген яшь коткаручылар “Исән калу” маршруты буенча старт алдылар. “Исән калу” маршруты үз эченә 6 кыен этапны ала – тау буенча менү һәм төшү, аландагы бирем, бүрәнә буенча чокыр аша узу һ.б.
Стартта балалар “марш – бросок”ка әзерләнделәр. Барлык катнашучылар әлеге этапта коткару бавын әзерләделәр, аларны үзләренә астылар. “Яхшылап бәйлә бавыңны, яисә ул синең муеныннан төшәчәк”, - дип өйрәтте оста бәйләүчеләр яңа килгән команданы. Бер минутлы әзерлек игълан ителде. Һәм командалар бар көчләрен биреп этапларга киттеләр. Маршрут юлында катнашучылар югалмас өчен, судьялар махсус билгеләр билгеләп куйдылар. Алар телендә ул “волчатник” дип атала. Яшь коткаручылар әлеге терминологияне яхшы беләләр, шуның өчен бу телдә сөйләшкәндә алар бер-берсен бер әйтүдә аңлыйлар. “Волчатник” буенча хәрәкәт иткән вакытта берничә контроль пунктлар бар, монда балалар әлеге пунктта билгеләнеп китергә тиеш.
20 метрлы тауга менү һәм төшү биремендә катнашучыларга ни бары 10 минут вакыт бирелде. Күп командалар әлеге вакытка сыеша алмый, шуңа күрә алар штрафлы баллар ала.
Ярышлар кояш баеганчыга кадәр барды, ә кич белән катнашучыларны стенгазета ясау конкурсы көтте. Стенгазетада алар команданың иҗтимагый эшчәнлеген һәм тормышын күрсәтергә тиеш иде.