Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларын үткәрү белән бәйле рәвештә, су юлларын транспорт максатларында куллану, ягъни навигация чорының июнь-июль айларында, Казансу һәм Идел елгалары акваторияләрендә аз сыешлы суднолар хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта аз сыешлы суднолар буенча ТР дәүләт баш инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.
Журналистларның сорауларына шулай ук аз сыешлы суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Мәүләви Ходжамкулиев җавап бирде.
Хәзерге вакытта аз сыешлы суднолар хәрәкәтен чикләү турындагы ТР Хөкүмәте Карары әзерләнә. Аның нигезендә җилкәнле, спорт йөзү чараларына, шул исәптән, гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләргә хәрәкәт итү тыелачак, бу чикләү транзит пассажир, йөк һәм Универсиада чорында иминлек тәэмин итүдә катнашучы махсус судноларга кагылмый.
Казансу акваториясендә чикләү, тимер юл күпереннән (799 км) Киров районының тимер юл күперенә кадәр түбәнгә агым буенча бөтен озынлыгы буйлап, Идел акваториясендә – уң як ярдан Яшел Үзән шәһәренең тимер юл күпереннән Югары Ослан районы Шеланга авылына кадәр һәм сул ярдан Лаеш районы Никольское авылына кадәр түбәнгә агым буенча кертелә. Илһам Насыйбуллин ассызыклап узганча, аз сыешлы суднолар хәрәкәтен чикләү чорында, Иделнең шушы участколарында ГИМС инспекторлары, полиция хезмәткәрләре, Федераль Куркынычсызлык хезмәте вәкилләре, коткаручылар катнашында патрульләр көчәйтеләчәк. Судно хуҗалары, көймәләре һәм катерлары җентекләп тикшерелүе ихтималлыгына әзер булырга тиеш. “Чикләү чорында судно хуҗалары белән индивидуаль эш үткәреләчәк. Кечкенә судноларда йөзүче балык тотучылар һәм бакчачылар, Универсиада объектлары һәм башка мөһим объектлар урнашкан урыннарда сакланучы зоналарга эләкмәс өчен, маршрутны баштан ук ныклап уйларга тиеш,”, - дип белдерде Илһам Насыйбуллин.
Аның сүзләренә караганда, быел суднолар йөрүче елгаларда навигация 22 нче апрельдән ачылган. Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсендә учетта 37160 аз сыешлы судно исәпләнә.
Матбугат конференциясендә катнашучылар искәртеп узганча, 2012 нче елның 28 нче маеннан РФ территориясендә “Аз сыешлы суднолар төшенчәсендә РФ нең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” федераль закон үз көченә керде. Хәзер закон нигезендә, озынлыгы 20 метрдан һәм пассажирлар сыйдырышлылыгы 12 кешедән артмаган теләсә-нинди судно – аз сыешлы судно дип атала. Законда шулай ук судно хуҗалары өчен әһәмиятле булган нечкәлекләр бар. Ул кайбер судноларның дәүләт теркәлүеннән, моңа нисбәтле төстә, траснпорт чарасына салым түләүдән азат ителәүенә кагылышлы. Шлюпка һәм судно кирәк-яраклары булып саналган башка йөзү чаралары (массасы 200 кг га, егәрлеге 8 киловаттка кадәр), двигателе булмаган һәм ял урыннары белән җиһазланмаган спорт җилкәнле көймәләре (озынлыгы 9 метрдан артмаган) дәүләт теркәлүенә каралмый. Әмма бу мондый суднолар күзәтчелектән азат ителә дигән сүз. Андый суднолар суда кулланылган вакытта тикшерүгә дучар ителә, шуңа күрә йөзү кагыйдәләренә буйсыну, куркынычсызлык таләпләрен үтәү зарур.
Моннан тыш, аз сыешлы судноларның техник регламентына үзгәрешләр көтелүе белән бәйле рәвештә, навигация алдыннан еллык техник тикшерү хәзерге вакытта туктатылган. Ләкин аз сыешлы судноны теркәү алдыннан беренчел техник тикшерү үтүе мәҗбүри.
Яңа ФЗ РФ Салым кодексына да үзгәрешләр керткән. Аз сыешлы судноларны теркәү өчен дәүләт пошлинасы хәзер судно төренә карамастан 1 мең сумны, ә судно билеты биргән өчен 100 сумны тәшкил итә.
“Татар – информ” мәгълумат агентлыгы