Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең барлык хезмәткәрләре исеменнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм.
Җиңү көне – чын мәгънәсендә безнең өчен иң кадерле һәм бөек бәйрәм. Безнең тарихта бу көн иң изге булып санала. Ачы сугыш газаплары барлык халыкның язмышы аша узды. Татарстан гына да өч миллион халкыннан җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты. Шуларның яртысы диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмады.
Сугыш кырында Сез дусларыгызны, иптәшләрегезне, туганнарыгызны югалттыгыз, үзегезне кызганмыйча барлык көчегезне биреп рәхимсез дошман белән көрәштегез. Сез үзегезнең намусны һәм азатлыгызны яклап калдыгыз. Бөек Җиңүнең яулаган кыймәтен 68 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Үз гомерләрен дөнья иминлеге өчен биргән ватандашларыбызны без һәрвакыт хәтерлибез. Хөрмәтле ветераннар без сезнең белән горурланабыз! Сез куркыныч сугыштан соң да, үз хезмәтегезне янгын сүндерү сагында, гражданнар оборонасы гаскәрендә дәвам иттегез. Бүген МЧС хезмәткәрләре сезне үрнәгегезгә карап, хезмәт итәләр. Халкыбыз, илебез хакына кылган батырлыкларыгыз һәм чыдамлыкларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Хөрмәтле ветераннар, сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер, тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш телим.
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!