ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2013 ел
чәршәмбе

28 май 1989 ел. Түбән Кама шәһәрендә ОАО “Нижнекамскнефтехим” заводында насос станциясендә зур янгын чыга. Утны сүндергән вакытта өч янгын сүндерүче һәлак була.


28
май, 2013 ел
сишәмбе

Ирекле янгын сагы дружиналары янгын чыккан саен үзләрен аклый. Ирекле командалар, төп бүлекчәләр килеп җиткәнче, янгын сүндерергә беренчеләрдән булып барып җитә һәм хәтта янгынны сүндереп тә куярга мөмкин.


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Бу елгы җәйге сезонда Казан территориясендә рәсми рәвештә 5 пляж ачык булачак: “Локомотив”, “Нижнее Заречье”, Зөбәрҗәт күле, Тирән күл һәм Комсомол күле. Бу хакта Мэриядагы бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет Җитәкчесенең Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов җиткерде.

Яр Чаллының янгын сүндерү сагы гарнизонында ТР буенча 15 федераль янгынга каршы хезмәте отрядының 55 нче янгын сүндерү частьнең  территориясендә яшь янгын сүндерүчеләр арасында янгын - сүндерү гамәли спорт буенча ярышлар узды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, бүгенге көнгә кадәр республикада меңнән артык янгын теркәлгән. «Кызыл әтәч»нең балалар гомерен өзүе аеруча кызганыч.


24
май, 2013 ел
җомга

Бүген ТРның төрле шәһәрләре халкы сизгән селкенүләр – бүген Охот диңгезе акваториясендә булган җир тетрәвенең тәэсире. Сәгать 9.59 Охот диңгезе акваториясендә 600 км тирәнлектә кимендә 8,2 магнитудалы җир асты тетрәве теркәлгән. Ул Петропавловск-Камчатский торак пунктында 4-5 балл дәрәҗәсендә сизелгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 130 тапкыр ярдәмгә чыккан. 29  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Януларның төп сәбәпләре:    кыска ялганыш аркасында – 1 янгын, электр җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын, тәмәке төпчеге аркасында – 1 янгын, эретеп ябыштыру җиһазын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын, 1 янгынның сәбәпләре ачыклана.


23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Кичә кич белән Әлмәт районының Иске Михайловка торак пункты тирәсендә МЧС коткаручылары судан, 1960 елгы ир кеше мәетен чыгардылар. Ачыклаганча, әлеге ир этне коткарам дип сулыкка сикерә, ләкин кызганычка каршы кире чыга алмый.   

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. 13  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Януларның төп сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 2 янгын, пичне файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын, пичнең төзек булмавы аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.


22
май, 2013 ел
чәршәмбе

БЕЛЕШМӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ - үселекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International