Иртәгәдән Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, быел 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Шушы мәсьәләдә комплекслы чаралар күрү ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, ТР Урман хуҗалыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына йөкләнгән һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзасын салган әлеге документта аерып күрсәтелгән.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар суммасы шушы чорда шактый арта һәм гражданнарга карата 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ә мондый режимнан тыш вакытта гаебе расланган физик затларга 1 меңнән 2 мең сумгача, вазифаи затларга 6 меңнән 12 мең сумга, юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр административ штраф салына. Җәза чарасы кырыслануы - штраф суммалары артуы республикада коры һәм җилле көннәр җитүе һәм янгын чыга калса, табигать шартларында тиз арада таралу, ягъни янгын куркынычы бермә-бер артуы, ут кабуда күпчелек очракларда гражданнарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дорфа бозуы белән аңлатыла.

Бүген “Татмедиа” пресс-мәйданчыгында уздырылган конференциядә ТРның янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Олег Маринин шулай дип белдерде. Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 219 нчы маддәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгы да каралган һәм ул 4 өлештә аерып шәрехләнә: саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә зур зыян салынса, гаеплегә 80 мең сум штраф яки хөкемгә тартылучының 6 ай эчендә алган айлык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салына, яисә 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә, яисә 3 елга кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла һәм аерым вазифаларны башкару хокукы алына яки 3 елга кадәр аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукы алына һ.б.; саксызлык аркасында кеше үлеменә сәбәпче булган зат 5 елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп ителә һәм 3 елга кадәр аерым эшчәнлек яисә вазифа башкару хокукы алынырга мөмкин һ.б.; саксызлык белән 2 яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән гамәл кылучыга карата 5 елга кадәр мәҗбүри эш башкару һәм 3 елга кадәр аерым вазифа, эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю яки соңгысыннан башка гына, яисә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 3 елга кадәр аерым вазифа, эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю һ.б. каралган. Дәүләт инспекторы Олег Маринин, боларның һәммәсен гражданнарны кисәтү заруриятеннән, дип искәртте. “Ниндидер гамәл, мәсәлән, балконда канистр белән бензин саклау, шулай ук эш урыннарын тиешле янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итмәү кебек бармакка-бармак какмау да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу булып саналырга мөмкин”, - дип, иминлек бәрабәренә һәркемне аң булырга өндәде.

Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ачыкланганча, Татарстанның күп кенә торак пунктларында янгын куркынычсызлыгы таләпләре тулысынча үтәлми, шуңа күрә, җирле хакимият башлыкларына кичектергесез чаралар күрү таләп ителә. Полиция, янгын сакчылыгы, урман хуҗалыклары, Бөтенроссия ирекле янгынчылык хезмәтенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләреннән тупланган профилактик төркемнәр торак пунктларда һәм авыл хуҗалыгы җирләрендә коры үлән, камыл, чүп-чар яндыруларны тыю буенча контрольга чыга, бүгенге шартларда янгынның торакка, урманнарга үрләү куркынычы аеруча зур, дип кисәтә ТРның янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Олег Маринин.

Журналистлар белән очрашуда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илдус Магизов та катнашып, урман янгыннарына каршы эшнең торышы турында аңлатма бирде.

 

“Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International