Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 2 кеше коткарылган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International