2013 ел нәтиҗәләре буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 83 территориаль органы арасында Татарстан буенча Баш идарәсе иң яхшысы дип табылды.
Шулай ук республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү территориаль өстәмә системасы да – үзенең матди–техник яктан тәэмин ителеше, алдынгы технологияләргә нигезләнүе һәм хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәсе белән бүгенге көндә Россиянең башка субъектларына үрнәк булып тора. Бу хакта Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин еллык нәтиҗәләргә багышланган коллегия утырышында белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышка РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Игорь Паньшин, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башка министрлык һәм идарәчелек җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Татарстанның янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары өчен 2013 ел Казанда оештырылган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада белән истә калачак. Аңа әзерлекне алар, әлеге халыкара чараны оештыруга көч куйган башка күпсанлы структуралар белән берлектә, биш ел дәвамында алып барды.
Универсиада чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 2700 кешене һәм 285 берәмлек техниканы җәлеп иткән төркем төзелгән иде. Хезмәткәрләр өчен йөздән артык укыту-күнекмәләр үткәрелде. Универсиада алдыннан бигрәк тә барлык төр хезмәтләрнең матди-техник ягын тәэмин итүгә зур игътибар бирелде.
– Иң мөһиме – Универсиада объектларында гадәттән тыш хәлләр һәм янгыннар чыкмады. Универсиаданың куркынычсызлыгын тәэмин итү тәҗрибәсе Сочидагы кышкы Олимпиадада һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатында гадәттән тыш хәлләрне кисәтергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез, – дип ассызыклады Рафис Хәбибуллин үз чыгышында.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы быелдан исә киләсе 2015 елда Казанда узачак су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән әзерлек эшләренә керешәчәк.
Министр үзенең докладында республикада халыкка хәбәр тарату системасын камилләштерү юнәлешендә 2013 елда башкарылган җитди эшләрне дә телгә алды. Министрлар Кабинеты карары белән бигрәк тә урманнарда янгын чыгу яки су басу куркынычы янаган территорияләр, – барлыгы шундый 197 зона расланган. 110 миллион сумга исәпләнгән әлеге проектны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бүлешеп финансларга килешенгән.
Хәзерге вакытта заманча хәбәр тарату системасының беренче этабы гына төгәлләнгән. Урнаштырылган җиһазларны эш хәлендә карап тоту өчен ел саен республика бюджетыннын 4 миллион сум акча бүленә. Моннан тыш, министрлык хәбәр тарату системасын 2014-2020 елларда этаплап үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән. “Бу эшкә якынча 490 миллион сум акча таләп ителәчәк”, – дип үтенеч белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте Рафис Хәбибуллин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ашыгыч рәвештә оператив хезмәтләрне чакырту өчен оештырылган бердәм “112” номеры да уңай җимешләр бирә. Әлеге системаны гамәлгә кертү өчен дә биш ел вакыт таләп ителгән. Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып “112” системасын киң кулланышка керткән. Аның диспетчерлары тәүлегенә 4,5 мең шалтырату кабул итә. 2014 елның мартыннан “112” системасына килгән чакыруларны эшкәртүче икенче үзәк Чаллыда ачылыр дип ниятләнелә. Республика хөкүмәте белән диспетчерлар санын арттыру өлкәсендә сөйләшүләр алып барыла.
Коллегиядә ветераннарны олылау, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дә күтәрелде. Бөек Җиңүнең 70 еллгы уңаеннан, Рафис Хәбибуллин Татарстанда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинга куелган һәйкәлләрнең берәрсе янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар акчасына төзекләндерәләчәген хәбәр итте. Яу кырында дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган легендар якташыбыз заманында авыл җирендә янгын сүндерүче булып эшләгән икән.
Министр бүгенге көндә үз-үзләрен аямыйча бурычларын үтәгән хезмәткәрләрнең дә иминлеген кайгыртты. 2013 елда федераль бюджеттан бүленгән чаралар 1,6 тапкырга арткан булган. Нәтиҗәдә, республика бюджетыннан түләнүче хезмәт хаклары арасында аерма туган. Шул сәбәпле Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы учреждениеләр быелның 1 гыйнварыннан хезмәт хакын яңача түләү системасына күчкән. Татарстан Министр Кабинетының тиешле карары кабул ителгән инде, бюджетта әлеге максатка 84 миллион сум күләмендә финанс чаралары билгеләнгән. Барлык категория хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары 16-18 процентка үскән. Әйтик, Татарстанның Эзләү–коткару хезмәте коткаручыларының эш хаклары 13 процентка артып, 30 мең сум булган, диспетчерларның – 32 процентка үсеп, 19 мең сумга җиткән (һ.б.). Бу уңайдан, Рафис Хәбибуллин 2009 елдан муниципаль районнарда эшләп килүче бердәм дежур–диспетчер хезмәтләрендә кешеләрнең бик түбән хезмәт хакына эшләве турында сөйләде. “Аларның хезмәт хаклары 6-7 мең сумнан артмый, шунлыктан кадларны саклау мөмкин түгел. Хезмәт хакын 14-15 мең сумга күтәрү өчен елына республика бюджетыннан 49 миллион сум акча таләп ителәчәк”, – дип Рафис Хәбибуллин Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов исә үз чыгышында республиканың социаль-икътисади үсешендә зур роль уйнаган һәм төбәкне төрле афәтләрдән саклаучы коткаручыларга һәм янгын сүндерүчеләргә рәхмәтен белдерде.
– Универсиада – безнең барыбыз өчен да имтихан булды, без аны яхшы билгегә тапшырдык. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структуралары әлеге халыкара чараны матди-техник базасы ныгыткан хәлдә, югары әзерлекле хезмәткәрләр белән лаеклы рәвештә каршы алды. Бүген алар федераль дәрәҗәдә үрнәк булып тора. Кышкы Олимпиаданы уздырганда да безнең тәҗрибә ярдәм итми калмас. Гомумән, Сочида ярышлар барганда куркынычсызлыкны саклау чараларына аеруча игътибарны арттырырга кирәк. Бу энергетикларга, коммуналь хезмәтләргә, тәртип саклау органнарына да кагыла. Уяулыкны югалтырга ярамый, – дип теләкләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.
Коллегиядә Татарстан Президенты Указы белән алдынгы хезмәткәрләргә “Татарстанның атказанган коткаручысы” мактаулы исемнәре бирелде. Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамоталары, “Янгында батырлык күрсәткән өчен” медальләре дә тапшырылды.
Лилия ГАДЕЛШИНА