Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 7 феврале, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 3 кеше зарар булган. 2 кеше коткарылган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, кыска ялганыштан – 3 янгын, җылыту приборларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазларны кулланган вакытта кагыйдәләрне бозу аркасында – 1 янгын, җылыту мичләрне монтажлау вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 11 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.

 

 6.02.2014 ел  07.45 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 41/05-425

Электр җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында бер фатирда ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, 1949 елгы ир-ат һәм ике хатын-кыз, 1975 һәм 1953 елгы. 15 кеше коткарылды, шуларның 2се бала.  

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International