«2014 елда автомобиль транспорты гадәттән тыш хәлләре ликвидацияләү эшләре буенча Татарстан Республикасы МЧС Баш идарәсе иң яхшы төркеме» ярышларының беренче этабында 15 һәм 4 ТР Федераль янгынга каршы хезмәт отрядлары янгын сүндерү частьләре катнашты. Республика ярышларына сайлап алу этабы Яр Чаллы шәһәрендә 55нче пожар частендә үтте.
Ел саен үткәрелә торган ярышлар алдагы максатларга ия:
- ДТП очракларында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен башкару;
- ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү вакытында коткару эшләре Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәт аерым составы профессиональ әзерлек дәрәҗәсен яхшырту;
- ДТП очракларында эш итү вакытын кыскарту;
- ДТП вакытында җәрәхәтләнгәннәргә ярдәм итү һәм һәм коткару тәҗрибәләре белән алышу;
Команда 4 кешедән тора. Катнашучыларның максаты – ДТП вакытында җәрәхәтләр алган кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм автомобильдан эвакуация башкару. Күнегү өчен 1 омтылу бирелде. Нәтиҗәләр буенча ярышларны республика дәрәҗәсендә дәвам итү өчен ПЧ-89 төркеме яулады.