Икеләтә юбилейлы Бөтенроссия ярышлары

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

    ТР Россия МЧС Баш идарәсе спорт манежында Россия МЧС Идел Буе региональ үзәге Кышкы чемпионаты һәм Татарстан Республикасы Премьер-министр кубогы Бөтенроссия ярышлары ачү церемониясе узды. Бу елны Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгы Кубогы турниры 10 яшьлек юбилеен билгеләде. Шулай ук Россия МЧС ПРЦ Кышкы Чемпионаты Казанда бишенче тапкыр үткәрелә.

    Ярышлар ачылышы Татарстан Респболикасы һәм Россия Федерациясе гимннары уйнаудан башланды. Турнир катнашучыларын чәк-чәк белән сыйладылар. Идел Буе федераль округы һәм Санкт-Петербург җыелма спорт составыннан 15 команда катнашты. Барлык катнашучылар саны 300дән артык спортсмен, тренер һәм делегация вәкилләре тәшкил итте. Идел Буе региональ спорт һәм физподготовка башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Василий Розов спортсменнарга Түбән Новгородта үтәчәк Кышкы Россия чемпионатына ләгергә уңышлар теләде.

    Ярышларның беренче көне 100-метрлы полоса үтү белән башланды. Иртәгә спортсменнар штурм баскычы менүендә беренчелек өчен көрәшәчәкләр. Ярышлар тәмамлану белән җиңүчеләрне бүләкләү церемониясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International