Тугызынчы тапкыр рәттән Татарстан гамәли-пожар спорт осталары Санкт-Петербург җыелма төркемен артта калдырып Татарстан Республикасы Премьер-министр кубогына гомуми зачетта җиңү яуладылар.
Беренче ярышлар көнендә 100 метр киртәле полоса үтү тизлеге тикшерелде. Икенче көнне катнашучылар уку бинасына штурм баскычыннан менү осталыкларын күрсәтте. Ике этапта да безнекеләр беренчелеккә ия булды. Юбилей Премьер-министр Кубогы соңгы старты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, Россия МЧС Идел Буе региональ үзәге башлыгы, генерал-лейтенант Игорь Паньшин, Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы, генерал-майор Рафис Хәбибуллин һәм башка кадерле кунаклар алдында үзды.
Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү церемониясе үтте. Татарстан артыннан табельдә 2 һәм 3 урыннарда Санкт-Петербург һәм Удмурт Республикасы урнаштылар. Татарстан җыелмасыннан иң яхшы спортсменнар Түбән Новгородта узачак Кышкы Россия чемпионатында республикабыз хөрмәтен яклыячак.