Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр челтәрне кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 8се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
07.05.2014 ел 00.08 Сарман МР, Муртыш-Баш авылы, Пионер урамы, 4 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 24 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1952 елгы ир- ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
07.05.2014 ел 04.11 Биектау МР, Биектау авылы, Большая Красная урамы, 97 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 136 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат һәлак була. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.