“Балалар янгынга каршы” янгын куркынычсызлыгы бәйрәме

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

      Азнакай шәһәре МБОУ “Азнакай шәһәре №4 Лицей» яшь янгынчылар дружинасы №8 мәктәп беренче сыйныф балалары өчен тантаналы дәрес уздырдылар. Дәрес янгынга каршы махсус режим бару уңаеннан янгын куркынычсызлыгы тематикасында үтте. “Балалар янгынга каршы” чарасы вакытында кечкенә укучыларга утның файдалы һәм куркыныч яклары турында сөйләделәр, махсус игътибар ут белән шаяру темасына бирелде. Яңа алган белемнәр яхшы истә калсын өчен укучыларга истәлек кәгазьләре өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International