ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә янгын сагы хезмәте оешуның 365 еллыгын билгеләп үтәләр.

Безнең районда янгын сагы хезмәте узган гасырның 30нчы елларында оеша. Нәкъ менә шул чакта ат арбасына кисмәк тагып  йөри торган беренче команда оеша. Өлкән яшьтәге кешеләр янгын депосының иске бинасын һәм әйләнә-тирәне күзәтеп тора торган каланча башнясын әле дә хәтерлиләр. Әгәр дә янгын чыга калса, чаң сукканнар һәм ат арбаларына насослы кисмәкләр куеп, вакыйга урынына ашыкканнар. 1940 нчы еллар азагында Аксубайда беренче янгын сүндерү машинасы пәйда булгач, боларның барысы да онытыла. Ләкин аларның эш максаты шул ук булып кала–янгын сүндерү, кешеләр һәм мал-мөлкәтне саклап калу.

Янгын сүндерүчеләрне бүген нигездә коткаручылар дип атыйлар. Ни  өченме, чөнки хәзер алар янгын сүндерү белән чикләнмичә, аварияләр урынына чыгалар, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерәләр.

1649 елда, Алексей Михайлович Романов патшалык иткән чорда, беренче “Соборное уложение” эшләнеп, андагы берничә маддәдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында телгә алына. Шул ук елның 30 апрелендә патша фәрманы белән “Наказ о Градском благочинии” басылып чыга. Әлеге наказ янгын сүндерү хезмәтенә нигез сала да инде.
 
Өч гасырдан артык вакыт эчендә янгын хезмәте төрле үзгәрешләр кичерә, берничә тапкыр исеме үзгәртелә, бер ведомоство карамагыннан икенчесенә күчерелә. Әмма янгынга каршы көрәшү, авария-коткару эшләре уздыру бурычы үзгәрешсез кала. Татарстан Республикасының Спас районындагы 132нче Федераль янгын часте хезмәткәрләренең бурычы да тулысынча шуннан гыйбарәт.
 

Зәңгәр фонарьлы-сиреналы кызыл машинага светофорның теләсә кайсы утына чыгарга рөхсәт ителә.Аңа машиналар да, җәяүлеләр дә юл бирәләр, чөнки ул янгын сүндерергә ашыга.

“Янамы әллә” дигән төшенчә дә шуннан килеп чыккан. Янгын хезмәтенең “01” телефон номерының истә калдырырлык булуы да очраклы түгел. ТР янгын каравылының Апас отряды Олы Тархан бүлеге хезмәткәрләре белән аралашканнан соң, без дә ут белән көрәшүчеләргә карата тирән хөрмәт һәм ихтирам уянды. Пост начальнигы Ирек Дульдиев (рәсемдә сул якта) үз хуҗалыгы турында сөйләде.– Янгын сүндерүчеләрнең хезмәт күрсәтү географиясе – Килдештән Сөендеккә кадәр. Чакыру алганнан соң бер минут эчендә без чыгып китәргә тиеш, – ди ул.

 Россия Янгын сакчылыгы көне оешуга 365 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары бүген Казанның Җиңү паркында уздырылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Сезнең һөнәр көчле шәхси сыйфатлар, батырлык, дисциплина һәм үзеңне корбан итүгә сәләтле булуны таләп итә. Сезнең фидакарьлек һәм батырлык ярдәмендә янгыннарның һәм аларда һәлак булучыларның санын киметүгә ирешелә”, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы исеменнән  ТР Премьер-министры Илдар Халиков.

“Берничә ел дәвамында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР җитәкчелеге һәм муниципаль район башлыклары ярдәмендә республиканың янгын куркынычсызлыгын яхшырту һәм алдынгы технологияләр, заманча техника куллану буенча эш башкарыла. Соңгы елларда 94 янгын сүндерү һәм махсус техника алынган. Янгын сакчылыгы бүлекләре даими рәвештә янгыннарны кисәтү системасын яхшырта, оператив чара күрүнең вакыт күрсәткечләре кыскара. ТР халкының 100 процент чамасы янгын хезмәте бүлекләре белән тәэмин ителгән”, - дип билгеләде Илдар Халиков.

Карлар эреп, көннәр җылыткач, халык йорт тирәләрен, ишегалларын чүп-чардан, корыган үләннәрдән чистартуга керешә. Күпләр исә май бәйрәмнәрен дус-туганнары белән җыелышып табигатькә чыгу, шашлык пешерү өчен көтеп ала. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә исә бу арада эш арта.


20 апрель көнне Татарстанда янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты – кешеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган янгын очракларын кисәтү, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 135 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.  


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

      Янгынчылык Көне 365-еллыгы хөрмәтенә Казанда һәлак булган Татарстан Республикасы Россия МЧС хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәк кую церемониясе узды. Чарада ветераннар, тол хатыннар һәм ТР Россия МЧС Баш идарәсе идарә итүче составы катнашты.  Янгынчылык Көне 365-еллыгына багышланган төп чара 1 майда Җиңү Паркында узачак. 

    Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык кызыксынган гражданнарга бердәм ТР гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарә Министрлыгы һәм Росся МЧС ТР Баш идарәсе “ышаныч телефоны” номерын искә төшерә: (843) 292-64-09 (тәүлек буе эшли).

    “Ышаныч телефоны” халыкка консультатив ярдәм күрсәтү,  Россия МЧС ТР Баш идарәсе һәм ТР МЧС эшен камилләштерү максатыннан булдырылды. Шулай ук Россия МЧСында 24 сәгать режимында эшләүче “ышаныч телефоны” федераль номеры кертелде: (495) 449-99-99, һәм “Россия МЧС Идел буе региональ үзәге ышаныч телефоны” - 8 - 800 -100-11-20.  Телефоннар аша тәүлек буе мөрәҗәгать итергә була.

     Тиңдәш “ышаныч телефоннары” Россия Федерациясе субъектларының  барлык Россия МЧС территориаль органнарында эшли.

      №10 янгын часте хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан Республика балалар клиника хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Киң программалы мавыктыргыч чара балаларның ата-аналарына, хастаханә хезмәткәрләренә һәм янгынчыларның үзләренә дә бик охшады. Кот Матроскин турында кечкенә театр чыгышын караганнан соң, урамда янгыгчылар тамашачыларны махсус техника белән таныштырдылар. Күргәннәргә ваемсыз караган бала калмады.

       №89 казан мәктәбе кадетлары традиция буенча һәр елны янгынчыларга үзләренең музыкаль бүләкләрен бирәләр. “Безнең янгынчылар дөньяда кыюлыклары белән аерылып тора” – шундый сүзләр белән ачылып китте бу елны чираттагы чара. Укучылар популяр эстрада җырларын, коткаручылар һәм янгынчылар турында җырладылар. Алар да уз чиратында бүләксез калмадылар. Өлкән остазлар артистларга тәм-том өләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International