Янгынчылык Көне 367-еллыгы хөрмәтенә Казанда һәлак булган Татарстан Республикасы Россия МЧС хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәк кую церемониясе узды. Чарада ветераннар, тол хатыннар һәм ТР Россия МЧС Баш идарәсе идарә итүче составы катнашты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 98 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 29 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 38 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 0 янгын. 1 кеше һәлак булган.
30 апрель – Россия янгынчылыгы көне. Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу, Россия янгынчылыгы оешуының 367 еллыгына һәм Бөек Ватан Сугышының 71-еллыгына багышланган зур тантана булачак.
Бәйрәм алдыннан бөтен православие гыйбадәтханәләре Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү эшләр идарәсе инспекторлары исәбенә алынган. Алар чиркәүләрдә янгын куркынычсызлык таләпләренә туры килүгә профилактик тикшерүләр үткәрде. Бәйрәм чараларын 246 Рус православие чиркәвенең объектында үткәрергә планлаштырылган. Барлыгы 25 бәйрәм чараларын үткәрү урыны исәпкә алынган.
30 апрель, Русия янгын сүндерү көне, алдыннан эчке хезмәт генерал-лейтенанты Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы хезмәттәшләренә тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Быел Русия янгын сүндерү хезмәтенә 367 ел тула, ә 2016 ел Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы дип игълан ителгән.
2016 елның 27 нче апрелендә 17 сәгать 55 минутта Чирмешән муниципаль районы Ивашкино авылында сарай һәм кеше тормый торган йорт януы турында хәбәр килде. 17 сәгать 58 минутта урынга беренче булып иреклеләр бүлекчәсе килеп җиткән. 17 сәгать 59 минутта Күтәмә авылын саклау буенча ПЧ-73 аерым пост кизү каравылы килеп җиткән. 18 сәгать 48 минутта янгын сүндерелгән. Нәтиҗә буларак ут 54 кв. метрда сарайны юкка чыгарган, 32 кв. метрда йортның түбәсен бозган. Янгынның чамаланган сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Бүген 70 нче Казан мәктәбенең өченче сыйныф укучыларында үзенчәлекле дәрес булды. Бөтенрусия “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” ачык дәресе нигезендә ТР ГО һәм ГТХ Уку һәм методика үзәгенең хезмәткәрләре үзләренә мәктәп укучыларын кунакка чакырдылар һәм алар өчен “Спасик һәм аның дуслары” видеофильмын күрсәтеп һәм үзәк музеена барып дәрес үткәрделәр.
Русия Янгын сүндерү хезмәте көне алдыннан шәһәрнең ике мәктәп яшь янгын сүндерүчеләрне янгын сүндерү полоса буенча йөгерделәр, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, шулай да Чернобыль АЭС ны бетерүдә катнашкан янгын сүндерүчеләр хәтеренә 67 нче Казан мәктәбе территориясендә тантаналы митингта катнаштылар. Шундай зур күләмле чараны ТРО ВДПО РТ Казан бүлеге хезмәткәрләре, ТР Гамәли янгын сүндерү спорт федерациясе һәм ВДВ һәм Чернобыль ветераннары берләшмәсе оештырган.
“Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряды” ФДКУ ның 56 нчы янгын сүндерү бүлеге территориясендә Тукай районының мәктәп укучылары арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча ел саен була торган ярышлар үтте. 100 метр киртәле полосаны йөгерү һәм штурм баскычы белән менү буенча ярышларда 60 тан артык бала катнашкан. Нәтиҗәләр буенча 1 нче гомуми төркем урынын Яңа Троицк авылы мәктәбенең төркеме алган. Аларның артыннан Калмаш авылы мәктәбенең балалары килгән. Өченче урынны Биклән авылы мәктәбенең малайлары алган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 111 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 32 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше коткарылган.