2016 елның 27 нче апрелендә 17 сәгать 55 минутта Чирмешән муниципаль районы Ивашкино авылында сарай һәм кеше тормый торган йорт януы турында хәбәр килде. 17 сәгать 58 минутта урынга беренче булып иреклеләр бүлекчәсе килеп җиткән. 17 сәгать 59 минутта Күтәмә авылын саклау буенча ПЧ-73 аерым пост кизү каравылы килеп җиткән. 18 сәгать 48 минутта янгын сүндерелгән. Нәтиҗә буларак ут 54 кв. метрда сарайны юкка чыгарган, 32 кв. метрда йортның түбәсен бозган. Янгынның чамаланган сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.