Яр Чаллыда Тукай районының мәктәп укучылары арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча ярышлар үттеләр

2016 елның 29 апреле, җомга

“Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряды” ФДКУ ның 56 нчы янгын сүндерү бүлеге территориясендә Тукай районының мәктәп укучылары арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча ел саен була торган ярышлар үтте. 100 метр киртәле полосаны йөгерү һәм штурм баскычы белән менү буенча ярышларда 60 тан артык бала катнашкан. Нәтиҗәләр буенча 1 нче гомуми төркем урынын Яңа Троицк авылы мәктәбенең төркеме алган. Аларның артыннан Калмаш авылы мәктәбенең балалары килгән. Өченче урынны Биклән авылы мәктәбенең малайлары алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International